МЕТЕОРИТ и. гр. астр. Атмосфераның өске катламнарында бөтенләй янып бетмичә җиргә төшкән метеор җисем. Ерак галактикаларны, шулай ук метеоритларны да, фотоплёнкада чагылып калган эзләре буенча табалар. Ш.Галиев. Миллиард еллар буена метеоритлар төшеп, Ай өстен 10 метр тирәнлеккә кадәр йомшартып бетергәннәр. Кызыклар дөньясында. Хикмәт шунда: борынгы мисырлылар Нил үзәнендә бик сирәк очрый торган тимерне беренче тапкыр метеоритлардан тапканнар. Галәм. Җир. Кеше |