МЕТЕОР и. гр. астр. 1) Планетаара киңлектән Җир атмосферасына үтеп кергән, дистәләрчә км/с тизлектә хәрәкәт иткән космик җисем; атылган йолдыз. Метеор сыман янамын, Уй катламына үтеп. Дөнья эшләреннән бизеп, Чат Уйдар булып бетеп... Л.Шагыйрьҗан. Кап-караңгы күк йөзен сызып, йолдыз атылган шикелле була. Болар – метеорлар ---. Табигать белеме. Ай бассейннарын тутырган лавага килгәндә исә, ул Айның эчке катлауларыннан чыккан, ягъни метеорлар бәрелү нәтиҗәсендә барлыкка килмәгән. Галәм. Җир. Кеше 2) Су транспортының пассажирлар йөртү өчен файдаланыла торган, чагыштырмача кечкенә тизйөрешле төре. Кайдандыр ерактан якынлашып килгән метеорныңмы, ракетаныңмы тавышы ишетелә, ул узып киткәч, бераздан үзйөрешле баржа тавышы су буйларын яңгырата. Г.Әпсәләмов. Метеорга да, автобуска да билетлар җитәрлек: рәхим ит, ал да җилдерт, дүрт ягың кыйбла! М.Насыйбуллин. --- пароходлар инде күренми. Аның каравы сине татар мәркәзенә автобус яисә метеор хәзер дүрт-биш сәгатьтә җилтерәтеп китереп җиткерә. Т.Галиуллин |