МЕТЕКЛӘ’Ү ф. сир. 1. Ваклап эшләү, җентекләү, тәфсилләү. Шактый авыр тел белән метекләп язылган бу дастаннарны укып чыгарга гаять зур түземлелек, тәндә йөгергән кан тибешенең сабырлануы, акыл утыруы, атлы гасырларны юксынырлык олыгаю кирәктер, ахрысы. М.Гали. Хәсән Сарьян, үзе әйткәнчә, «утырып яуган яңгыр кебек» тел белән ашыкмыйча, ипле итеп, һәр күренешнең күләгәсенә кадәр метекләп, нечкә җеп белән үрә-үрә яза белә иде. М.Галиев 2. метекләп рәв. мәгъ. 1) Җентекле итеп, ваклап, тәфсилләп. Кичен Хәсән абзый идарәдән кайтып килүче Мәгыйзь белән исәнләшкәч әйтә куйды: – Иллә дә метекләп сорашты инде. Җон төбенә төшмичә туктый торган кеше түгел икән... М.Мәһдиев 2) Әкренләп, аз-азлап. Ул йөкне элеккечә метекләп түгел, эре адымнар белән сөйри башлады. А.Хәлим Метекләп тору Шактый озак метекләү Метекләп утыру Артык метекләү, бик озак метекләү |