МЕТАФО’РИК I с. 1) Күчерелмә мәгънәле, читләтеп әйтелгән. Ә.Фәйзи, --- ихтыяҗ-хаҗәт булганда, лиризмның үзенчәлекле алымнарына, романтик тасвир чараларына, метафорик, аллегорик образларга өстенлек бирүдә дә «көферлек» күрми. Т.Галиуллин. Роберт Әхмәтҗановның күңел дөньясын, аның иҗади принципларын, рухи эзләнүләрен, эстетик карашларын, ахыр чиктә поэтик идеалларын шушы метафорик образдан да төгәлрәк әйтеп бирергә мөмкинме соң? Н.Гамбәр. --- бер шагыйрьләр метафорик, символик иҗат алымнарына өстенлек бирсә, икенчеләр лирик-фәлсәфи канатны алга үстерде. Г.Гыйльманов 2) Метафоралар кулланып язылган, метафоралар белән баетылган. Мондый әсәрләргә гадәттән тыш арттыру, трагифарска хас сурәтләр, фантастик һәм метафорик күренешләр хас. Ә.Закирҗанов. Тинчурин үз теләгенә ирешә. Ә менә Вәлиев-Сульва, П.Сперанскийның заманча сәхнә бизәлеше, спектакльнең метафорик теле һәм бербөтенлеге, алда әйтелгән капма-каршылыкның «юылуы», югалуы аркасында, тамашачы белән багланыш таба алмый. Камал театры |