МЕТА’ФОРАСЫЗ с. Метафоралар аз кулланган, метафораларга ярлы. Татар поэзиясенең нигез тамырына балта 30 нчы елларда һәм сугыштан соңгы бишьеллыклар дәверендә (озын-озын поэмалар, мәҗбүри вакыйгалы сюжетлы, төссез, йөзсез, метафорасыз шигырьләр чоры) һәм торгынлык (Ленин һәм партиягә багышланган шигырь-поэмалар) дип аталган чорларда чабылды. Т.Галиуллин. Мәхмудовның шигырьләре метафорасыз булса да, күз алдына гаҗәеп төсләр дөньясын, кайвакыт әкияти, ә кайвакыт кырыс реалистик күренешләрне бик ачык китереп бастыралар. Р.Харисов |