МЕТА’ФОРА и. гр. әд. Күренешләрнең охшашлыгына, аналогиясенә яки каршылыгына, сүз белән аталмаган чагыштыруга нигезләнеп, сүзне, тәгъбирне күчерелмә мәгънәдә куллану; тропларның берсе. Сәнгатьчә аерымлыкларына килгәндә, табышмакларда тагы метафора, аллегория, синекдоха, гипербола, омоним, охшату --- һәм башкаларның тоткан урыннарын күрсәтергә мөмкин. Н.Исәнбәт. Һәр образ, метафора, сурәт, эпитет, илаһи код, символ кебек, укучы күңеленең иң ерак, иң тирән почмакларына барып җитәргә тиеш ---. Г.Гыйльманов. Метафора белән канатланган шигырьнең үтемлелек дәрәҗәсе күп мәртәбә артып китә. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә