МЕТАФИ’ЗИКА и. гр. филос. 1) Тәҗрибә белән бәйле булмаган яшәеш нигезләре (Алла, җан, рух һ.б.ш.) турындагы философик өйрәтмә. «Метафизика» терминын Аристотельнең шәкертләре керткән. Алар аны «философия» мәгънәсендә кулланып эш иткәннәр. К.Гыйззәтов. Борынгы грек философы һәм галиме Аристотель үзенең «Поэтика», «Метафизика» китапларын драматик жанрларга багышлаган. М.Җәләлиева 2) Марксизмда: диалектикага капма-каршы, күренешләрнең бер-берсенә бәйлелеген, каршылыгын, үсеш-үзгәрешен исәпкә алмый торган танып белү методы. Философиядә диалектика дигән нәрсә бар, метафизика дигән нәрсә бар. Метафизика ул – тик тору дигән сүз, ә диалектика дигәндә, без һәрвакытта да туктаусыз алга баруны күздә тотабыз. Т.Миңнуллин. Хатип Госман Язучылар союзындагы теоретик семинарда доклад укыды. Ул, метафизика үз заманында прогрессив булган, диде. Р.Нуруллина 3) Кайбер философия мәктәпләрендә: онтология, ягъни яшәешнең гомуми нигезләре, принциплары, төзелеше һәм закончалыклары турындагы тәгълимат. Көнбатышның кайбер фәлсәфәләреннән аермалы буларак ---, Көнчыгыш метафизикасы, ислам суфичылыгы кеше «мин»енең чынбарлыкта, билгеле бер вакытта күзәтелгән фаҗигале халәтен абсолютлаштырып карамый ---. И.Вәлиуллин 4) күч. Артык гомуми, абстракт, аз аңлаешлы, томанлы нәрсә (гипотеза, фикер тур.) |