МЕТАФИ’ЗИК I с. 1) Асылын, нигезен метафизика (1 мәгъ.) тәшкил иткән, метафизикага караган. Нәтиҗәдә, XVII гасыр ахырында ук инде механистик корпускуляр теорияләр метафизик төс алдылар. Химия фаш итә. Алар [соңгы унъеллыклар] физика өлкәсендә метафизик, механистик материализмның, Ньютон материализмының, Кельвин һ.б.лар материализмының чикләнгәнлеген тулысынча ачып салдылар. Галәм. Җир. Кеше. Үсешне, ягъни нинди дә булса яңалыкның килеп чыгуын инкяр иткән мондый фикер йөртү ысулы метафизик ысул дип атала. Дарвинизм нигезләре 2) күч. Сәер, аңлашылмый торган, читләтеп кенә белдерелгән, аңлатмасы булмаган (фикер, караш һ.б.ш.лар тур.). --- әдәбиятны өйрәнүче галимнәребез бармак белән генә санарлык, яшьләрне фәнгә авырлык белән алып кергән чорда «кем беренчел» кебек метафизик бәхәсләргә кереп чумсак, бу хәл безнең инкыйразны якынайтуга бер адым гына булыр иде. Т.Галиуллин. Игътибарга лаеклысы шунда: ахыр чиктә тугызынчы бүлектәге бу шигъри әсәр ахырында да кеше күңеленең метафизик азатлыкка омтылуы ачык күренеп китә. И.Вәлиуллин |