МЕТАТЕ’ЗА и. гр. лингв. Ассимиляция яки диссимиляция нигезендә сүзләрдә ике авазның яки иҗекнең үзара урыннары алмашу күренеше (мәс., абзар – азбар, кырмыска – кымырыска). Төрле комбинацияләрдә килгәндә, авазларның бер-берсенә тәэсир итешүе нәтиҗәсендә барлыкка килә торган аваз үзгәрешләре (ассимиляция, диссимиляция, аккомодация, метатеза, гаплология һ.б.). Х.Сәлимов. Метатеза вакытында хәтта иҗекләр дә урыннарын алыштырырга мөмкин: ведмедь сүзе, заманнар үтү белән, медведь формасына күчкән. Ф.Сафиуллина. Терминнар бер (метатеза, вектор, нурланыш) яисә берничә өлкәдә (прогрессивлык, ассимиляция, инкубация, басым) кулланыла алалар. Г.Галиуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә