МЕТАН и. гр. хим. Углерод белән водород кушылмасыннан гыйбарәт, нефть, рудник һәм саз газларының төп өлешен тәшкил иткән, һавада шартлаучан кушылма хасил итә торган төссез газ. Бер төрле бассейннарда, шакшы суны ачытканда, углекислый газ, икенчеләрендә исә янучан газ – метан хасил була. Күзгә күренми торган матдәләр турында хикәяләр. Гигант планеталарның атмосфераларында аммиак һәм метан бар. Химиянең киләчәге. Җир группасы планеталары өлкәсендә температура шактый югарырак булганга, барлык очучан матдәләр (шул исәптән метан һәм аммиак) газ хәлендә калганнар һәм, димәк, планеталар составына кермәгәннәр. Галәм. Җир. Кеше



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә