МЕТАМОРФО’ЗА и. гр. 1) к. метаморфоз. Җәй уртасында метаморфозадан соң бака балалары коры җиргә чыга. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. Төнбоек чәчәген шул рәвешчә күзәтү атаклы шагыйрь Вольфганг Гётене үсемлек яфракларының үзгәрүе яки метаморфозасы турындагы ботаник законны ачуга китергән. Робинзон эзләреннән 2) кит. Кемдә яки нәрсәдә дә булса күзгә ташланып торган, асылын алмаштырган зур үзгәреш. --- аның [сүзнең] нинди метаморфозалар кичереп, бер телгә ни хәлдә килеп керүе әһәмиятле. Җ.Вәлиди. Чынлап, ышанып та куярсың, үткән йөз елдагы үзгәреш-метаморфозалар шаккатарлык! Р.Фәйзуллин. --- «пролетариат диктатурасы» дигәне сүздә генә кала, асылда ул хакимият башында утыручы коммунист юлбашчылар диктатурасына әверелә. Милли сәясәттә дә шундый ук метаморфоза – кискен үзгәреш килеп чыга. Ә.Борһанов |