МЕТАМОРФОЗ и. гр. биол. Бер үсемлекнең үсеше процессында аның төп органнарының (мәс., тамыр, сабак, яфрак) функцияләре үзгәрү белән бергә формасы һәм төзелеше үзгәрү; шулай ук бер үсеш стадиясеннән икенчесенә күчкән хайваннарның тышкы кыяфәте һәм тереклек итү рәвеше үзгәрү күренеше. Метаморфоз кайбер хайваннарның, мәсәлән күбәләкләрнең, личинка белән чагыштырганда олы хайваннарының туклану характеры алмашуга китерә. Биология. Кайчак чукмарбашлар метаморфозны төгәлләргә өлгерми һәм сулыкта кышларга мөмкин. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә