МЕТАЛЛУРГИ’Я и. гр. Фәннең, техниканың һәм җитештерүнең рудалардан һәм башка материаллардан металл алу, металл коелмаларның химик составын, сыйфатларын үзгәртү, төрле формаларга кертү процесслары белән шөгыльләнә торган тармагы. Шул вакыт эчендә электротехника җиһазлары сатып алу – 22 тапкырга, металлургия җиһазлары – 19 тапкырга, ә авыл хуҗалыгы машиналары сатып алу 154 тапкырга артты. М.Хәсәнов. Шри-Ланкада Советлар Союзының ярдәме белән шин заводы, металлургия заводының прокат цехы, элеватор һ.б. объектлар төзелгән. М.Мәһдиев. Металлургиянең бурычы – тимерне химик «тоткынлык»тан азат итү. Күзгә күренми торган матдәләр турында хикәяләр |