МЕТАЛЛУРГ и. Металлургия белгече, металлургия тармагында эшләүче кеше. Су һәркемгә кирәк: төзүчеләр, химиклар, металлурглар, авыл халкы, ипи пешерүчеләр дисеңме – бер генә көн дә сусыз яши алмый. Казан утлары. Безнең илебездә беренче тапкыр буларак кислородка баетылган өрдерү кулланылды. Бу исә корыч кою процессын бик нык тизләтте, һәм хәзер металлурглар илебезгә шул ук мичләрдә элеккегә караганда шактый күп микъдарда югары сыйфатлы корыч бирәләр. Күзгә күренми торган матдәләр турында хикәяләр |