МЕТАЛЛОФОН и. гр.-гр. 1) Чаң, гонг, виброфон кебек, металлдан коелган һәм махсус чүкеччекләр, таякчыклар, бәргечләр (телләр) белән сугып уйнала торган музыка коралларының гомуми исеме. Күңелле көй тыңлап, шатлык хисләре уяту, баланың игътибарын металлофон яңгырашына юнәлдерү. Чәбәк-чәбәк итә ул

2) Ксилофоннан аермалы буларак, пластинкалары металлдан булган бәрмә музыка коралы. Ул [Кәлимулла Билалов] сезгә Баламишкин көен уйнап күрсәтер, ә балалар аңа кушылып оркестрда уйнарлар (шөлдер, металлофон, баракас, өчпочмак). Могҗизалы мәктәп сәхнәсе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә