МЕТАЛЛОЛОМ и. рус Икенче тапкыр куллану өчен җыелган металл калдыклары; тимер-томыр. Иске авыл шулай итеп металлоломга китте. М.Мәһдиев. Ә ул колхозның машина-трактор паркындагы һәммә ни бар, шуны өч кешесе белән актлап «списать» итте дә, ике ел буе көн дә тонналап-тонналап ташытып, металлоломга тапшырды. Ф.Яхин. Моның өстенә, план төшергәннәр: алдагы кварталда зур гына күләмдә металлолом – сүтелгән заводның тимерләрен тапшырасы. Р.Мирхәйдәров |