МЕТАЛЛО’ИД и. хим. иск. 1. Металл булмаган химик матдәләрнең искергән атамасы. Бу вакыт кремний дигән металлоид (металл булмаган матдә) зәһәр натр белән реакциягә керә. Күзгә күренми торган матдәләр турында хикәяләр. Мондый төен ирекле электронны эләктереп алып, үзендә тотарга тырыша. Чөнки кристалл төененнән киткән тискәре коргылы металлоид ионының җитешмәвен капларга кирәк. Физика

2. с. мәгъ. Әлеге металлоидлар (1 мәгъ.) группасына караган. Металлоид элементлар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә