МЕТАЛЛИСТ и. 1) Металл детальләр эшкәртүче эшче. Бик нечкә эш башкаручы металлистның эш урыны яктыртылуы норма буенча 75 лк булырга тиеш. Физика курсы 2) күч. Яшьләр культурасында 80 нче еллар азагында – 90 нчы еллар башында формалашкан, рок музыкасы белән кызыксыну, киемнәрен бик күп тимер элементлар белән бизәүдән гыйбарәт формаль булмаган юнәлеш вәкиле. [Шәйхулла карт үз-үзенә:] Нәрсә ди, мин металлист түгел, диме? Д.Салихов 3) Металлик рок музыкасын яратучы |