МЕТАЛЛ и. гр. 1. 1) Югары электр һәм җылылык үткәрүчәнлек, чүкелүчәнлек, үзенчәлекле ялтыравык кебек сыйфатлар хас булган гади химик матдә яки коелма. Диңгездә металл тиз тутыга. Металлны диңгез тозы ашый. М.Юныс. Самшит үзагачы гадәттән тыш каты һәм, әйберләр ясаганда, еш кына металлны алмаштыра ала. Дөньяда ниләр бар. Астероидларның кайберләре тоташтан диярлек тимердән һәм бүтән металлардан тора. Кызыклар дөньясында 2) күч. 1970 елларда башлыча Англия һәм АКШта формалашкан музыка жанры – рок музыкасының бер төре. Бөтен халык авыз ачып Шуларны тыңлый хәзер. «Әпипә»ләр урынына Металлар чыңлый хәзер. Г.Рәхим. Ак хыялларда балкытсын ихлас җанын, әйтегез! Шау-шулы металл музыка, роклардан моңны яклап, «Биек тауга менәмсең» дип, еш җырласын, әйтегез! Р.Гаташ 2. с. мәгъ. Металлдан (1 мәгъ.) торган, шундый материалдан ясалган. Предприятие исеменә алынган моторлар, металл көймәләр, катерлар, балык тоту әсбаплары белән эш иткәннәр. М.Әмир. Гөсләнең өске өлешенә төрле озынлыктагы һәм төрле калынлыктагы барысы унике металл кыл тарттырыла ---. Казан утлары. Әгәр электрометрның металл таягына электрланган бер әйбер белән орынсаң, корылмаларның беркадәресе металл таякка күчәр, һәм күрсәткеч ук металл таяктан беркадәр почмак ясап кыйшаер. Физика курсы |