МЕССИ’Я и. яһүд кит. 1) Бөтен кешелекне коткару һәм җирдә идеаль җәмгыять төзү өчен, күкләр тарафыннан сайлап алынган патша яки пәйгамбәр, мәсих. Урысларны ул [Соловьёв] Алла тарафыннан сайланган (богоизбранный) халык, мессия дип саный. К.Гыйззәтов. Безнең заманга кадәр бик күп тәкәббер, үҗәт һәм башбирмәс затлар, шайтанның уенында алданып, үз-үзләрен әүлия, мәһди (мессия) санаган, күпме ялганчы үзен пәйгамбәр дип игълан иткән, ничә фиргавен үзен илаһи затка тиңләштергән ---. Инсан һәм дин

2) күч. Барлык проблемаларны хәл итүче, күптән көтелгән коткаручы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә