МЕ’ССА и. лат. 1) Рим католик динендә чиркәүдә уздырыла торган догалы һәм музыкалы гыйбадәт. Якшәмбе көнне сый әзерләп, шәраб утыртып месса тыңларга чакыралар икән. Ачка шулкадәр интексәләр дә, чиркәүгә баручы булмаган. М.Юныс

2) Әлеге гыйбадәтнең төп өлешләрен берләштергән, аның барышында башкарыла торган тантаналы музыка; мөстәкыйль музыка әсәре буларак та языла һәм башкарыла. Радиоланы кабызалар. Анда Бахның орган өчен язган «Месса»сы. Т.Миңнуллин. Әле хәзер генә Нотр-Дамнан чыктым месса тыңлап... Гаҗәп матур икән собор, чынлап! Р.Гаташ. Итальян халык музыкасы күп кенә опера, балет әсәрләренә нигез булып хезмәт итә. Ул чиркәүдә башкарыла торган мессаны да сугара алган. К.Гыйззәтов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә