МЕСЛӘ’Ү ф. диал. Йоклау, черем итү. --- ерак кодасы белән кодагые килгән икән, ашап-эчеп утыралар. Онык та бишегендә месләп йоклап ята. Мәдәни җомга

Месләп алу Аз гына месләү

Месләп китү Месли башлау

Месләп яту Хәзерге вакытта месләү. Атка менеп, бер җилдереп кайтыр идем. Тирә-яктагы кызларның йокысы качар иде. Ә хәзер өчесе тиң месләп яталар. Бармы дөньяда Марат, юкмы – аларга барыбер... А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә