МЕСКЕННӘ’РЧӘ рәв. 1. Мескен рәвештә, түбәнсенеп, кызганыч кыяфәт белән, мескен кешеләрчә. --- түрә-караның төче сүзләрен тыңлап, баш иеп: «Әйе шул, шулай шул», – дип, мескеннәрчә яшәүгә ник риза булды соң ул? Г.Ахунов. Гадәттә, аларның барысы да үзен мескеннәрчә тота. М.Кәбиров 2. с. мәгъ. Мескенлек, түбәнсенү чагылдырган; кызганыч кыяфәтле, кызганыч яңгырашлы. --- бераз төртмәлерәк тон да ясарга мөмкин, тик сүзләр ышанып әйтелергә тиеш, ә мескеннәрчә тон һич тә ярамый. В.Леви |