МЕСКЕНЛЕК и. 1) Мескен булу хәле, кызганыч халәт; чарасызлык, көчсезлек. И-и-и-их! Шушындый мескенлеккә калырмын дип уйлаган кеше идемени ул? В.Нуруллин. Гомер буе шигырь сукмагында, Дәгъва кылмый һичбер өстенлеккә, Җылы сүзе белән каршы торган Тәкәбберлек илә мескенлеккә. Л.Шагыйрьҗан. Әнсарның күңелендә шатлык елтырап алгандай булды: көндәшенең мескенлеген күреп, сөенеч хисе тойды шикелле. З.Хәким

2) Ярлылык, юксыллык, фәкыйрьлек. Бүген, ике баласын җитәкләп, чирле ире егылмасын дип борчылып кайткач, аны-моны уйлап тормады, фәкыйрьлек, мескенлек аларның гаиләсенә төс кебек тоелды. А.Гыйләҗев. Аның артыннан ярдәмчесе дә кабинетны күзе белән сөреп чыкты, әмма кимсетә торган мескенлек күрмәде. Р.Мирхәйдәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә