МЕСКЕНЛӘНҮ ф. 1) Мескен хәлгә төшү, кызганыч хәлгә килү. Моңарчы белгән мәгърур Шәүрәнең – тәкәббер Шәүрәнең – ул беркайчан да, хәтта сөйгән егете алдында да мескенләнүен теләми иде. Г.Бәширов. Бердәм бергәлек булмаса, Олы ил дә таркала. Бүгенгесе мескенләнә, Киләчәге тар кала... Ш.Галиев. Ул [бүре баласы], мескенләнеп, койрыгын кысып, картка карый. Дөньяда ниләр бар 2) Мескен булып күренү. Нигә дип очраган һәр кеше алдында мескенләнәм, теләсә кемгә отчёт бирәм мин? Г.Тавлин. Ал, син бит башкалардан ким түгел. Акчам юк, дип мескенләнмә, ал. М.Юныс. Ә бит син, авырлыклардан куркып, яшәүдән ваз кичүең белән үк мескенләндең, түбәнлеккә төштең... Г.Гыйльманов 3) Мескенгә салышу, мескен кыяфәте чыгару, мескен булып кылану. Мескенләнмә, бакый гомер килгән Тел байлыгын итмә кадерсез. Бер уйласаң, илаһи бит, изге – Кеше әйткән аваз, һәрбер сүз! Р.Фәйзуллин. Айсылу, машинасын кертеп куяр өчен, ишегенә тотынуга, Рәхилә белән Альберт, мескенләнеп, аның каршына килеп баса. Ф.Яруллин. Мескенләнергә аслан яратмый ул. С.Поварисов Мескенләнә бару Торган саен тагын да мескенләнү. Ул агай-энеләренә, авылдашларына, танышларына чын күңелдән рәнҗи, үзен санламауларын күреп, аның болай да сынык күңеле тагын да сүрәнләнә, мескенләнә бара иде... А.Гыйләҗев. Гаебең булмаса да, гаебеңне танырга мәҗбүр буласың, аның каршында кечерәя, бөрешә, мескенләнә барганыңны тоясың. Т.Миңнуллин Мескенләнә башлау Мескенлек күренү, мескенлеккә йөз тоту; мескен булып кыланырга керешү. [Тимергазин:] Мескен? Кайчаннан башлап шундый инде мин? [Дамиpә:] Мескенләнә башлаган көннән башлап. Т.Миңнуллин. Һай икән, Шәгаетов абзаң мескенләнә үк башлады, кызганыгызчы үзен... М.Хуҗин Мескенләнә төшү Бераз мескенләнү; тагын да ныграк мескенләнү Мескенләнеп бетү Тәмам мескенләнү Мескенләнеп йөрү Шактый вакыт дәвамында мескенләнү. Михневич бу минутта көчле иде. Мескенләнеп, авыруга сабышып йөрүләренең эзе дә юк. Х.Камалов. – Әнә кунакханә төзүне җайлап, ашханә ачтыр, Мисыр хәерчесе кебек йөрмәгез мескенләнеп, – дип кырт кисте. Ш.Янбаев Мескенләнеп калу Билгеле бер хәлдән соң мескенләнү. Үзе өчен түгел, Микәйне кызганудан шулай бөрешеп, мескенләнеп калган иде булса кирәк Шомырткара. Р.Мөхәммәдиев. Бусагаңнан кергәндә мәңге иелмәс кебек тоелган горур башлар, чыгып киткәндә, кечерәеп, мескенләнеп кала. Ф.Яруллин. Ихтыяр элек гаҗәеп мәһабәт һәм усал булып күренгән укытучысының кечерәеп, хәтта боегып һәм мескенләнеп калганын тойды. Р.Вәлиев Мескенләнеп карау Берәр максат белән мескенгә сабышу. Мисбах ялынып та, янап та, хәтта мескенләнеп тә карады, әмма Гәүһәр үз сүзендә нык торды. Ф.Яруллин Мескенләнеп китү Билгеле бер моменттан алып мескенләнү. --- янәшәңдә утырган картлар сыман, син дә үзеңне нинди дә булса гөнаһың бардыр кебегрәк хис итәсең дә ничектер мескенләнеп китәсең. Г.Бәширов. Ихата кечерәеп, каралып, мескенләнеп китте. Р.Рахман Мескенләнеп кую Бер мизгелгә мескенлек күрсәтү. – Һәммәсен дә белдегезме инде? Менә шундый гөнаһлы бәндәләр бит без, – дип мескенләнеп куйды хуҗам. Б.Камалов Мескенләнеп тору Хәзерге моментта мескенләнү; даими, гел мескенләнү. Хәлфә соравына җавап биргәндә, бәгъзе бер йомшак бәдәнле шәкерт шикелле, аркасында чыбык чыжлаудан куркып, мескенләнеп-калтыранып тормады. С.Поварисов. --- Салих аны-моны сиздермәде, киресенчә, юату сүзләре әйткән булды: – Алай мескенләнеп торма, Галия. Кычкырыбрак җырла икенче. Ф.Әһлия Мескенләнеп утыру сөйл. к. мескенләнеп тору. Күрдегезме ничек... Үзе, мин – ир хатыны, дип мескенләнеп утырган була. Т.Миңнуллин. – Туганнарың бармы? – Шушы яшькә җиткәч, мин ятим, дип мескенләнеп утырасым килми. К.Кәримов Мескенләнеп яту сөйл. к. мескенләнеп тору. Ул, Миләүшәнең битеннән сыйпап: – Синең кебек кыз алдында мескенләнеп яту оят, валлаһи, – дип, туфракта коенганнан соң өстендәге чүпне кояр өчен кагынып алган коштай, кагынгалап алды ---. Ф.Яруллин. Тамырыма балта төшкән чакта, Мескенләнеп елап ятыйммы? С.Якупова |