МЕСКЕНӘЮ ф. к. мескенләнү. Яшь хуҗабикә, --- гаебе бар кешедәй мескенәеп, почмакка утырды. Ш.Рәкыйпов. Кыш көне дисәң, ул [инеш] бөтенләй юк шикелле, үзәннәр белән тигезләнә, мескенәя. Ә.Баян Мескенәеп бетү Бөтенләй мескенәю Мескенәеп калу Берәр тәэсирдән соң мескенәю. Шуны җилкәсендә татыган сыеграк буынлы бер ише кешеләр тәмам боегып, мескенәеп калды. Ш.Рәкыйпов. --- [Сөмбел] башын алга иеп, кулы белән йөзен каплады, гәүдәсе шундук кечерәеп, мескенәеп калды. Ә.Гаффар Мескенәеп китү Элеккегедән мескенрәк хәлдә булу, элеккегә караганда шактый мескен күренү Мескенәеп тору Мескен күренү. Каршыда түбәсе кыйшайган лапас мескенәеп тора. Р.Зәйдулла Мескенәя башлау Мескенлеккә йөз тоту Мескенәя төшү Бераз мескенәю; тагын да мескенәю |