МЕСКЕНӘЙТҮ ф. Мескен хәлгә кую, мескен итеп күрсәтү; кимсетү, түбәнсетү. Көтеп тору кешене мескенәйтә. М.Юныс. Гасырлар дәвамында изелү безне бик нык мескенәйтте. Р.Зәйдулла

Мескенәйтә бару Торган саен ныграк мескенәйтү. Чын башкорт кадрлары аякка ныграк баса барган саен, андыйларның [башкорт булып язылган татарларның] исемнәрен мескенәйтә барачаклар. М.Галиев

Мескенәйтә төшү Бераз мескенәйтү; тагын да мескенәйтү

Мескенәйтеп бетерү Тәмам мескенәйтү

Мескенәйтеп җибәрү Бераз мескенәйтү

Мескенәйтеп тору Мескен итеп күрсәтү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә