МЕСКЕН с. гар. 1. 1) Фәкыйрь, ярлы. Синең алда бер сынык ризык сорап кул сузган мескен хәерче ---. Э.Халидов

2) Бәхете булмаган, бәхетсез язмышлы, куаныч-шатлыктан мәхрүм; бичара. Ир-ат мескен нишләсен, колак итен ашап торсалар, буйсынмый да булмый... Р.Мөхәммәдиев. Ниләр язган икән мескен кыз балага ул кеше кулларыннан күрергә? М.Маликова

3) Аяныч хәлдәге, зур бәлагә тарыган, бәхетсезлеккә дучар булган; зур кайгысы булган. Мескен бичара гаскәрләр гарешкә күзләрен тикте. Бәет. Хәзер менә мескен гарип суд юллары буйлап законнан яклау эзләп йөри иде. М.Маликова

4) Газап, кайгы билгеләре булган, авыр рухи кичерешләрне чагылдырган. Әмма елмаю галәмәте аның чыраен тартыштырып, авызын кыйшайтып, тәмам мескен хәлгә кертте. М.Маликова. Нигә соң аның бармаклары җиңелчә дерелди, йөзендә мескен елмаю талпына? Р.Зәйдулла

5) Үзен жәлләтә торган, кызганыч кыяфәтле, тышкы күренеше белән кызгану хисе уята торган. Ташландык авыл йортыдай шомлы минем дә йөрәк: Каршылыйм мескен картлыкны Буранга арка терәп. Ф.Гыйззәтуллина. Бикташка әтисен мондый мескен хәлдә күрү кыен иде, шуңа күрә ул арткарак чигенде. М.Маликова

6) Ярлылык, мохтаҗлык, искелек билгеләре булган, берәр фаҗига, афәт эзләре күренеп торган (җансыз әйберләр тур.). --- талгын җил исә, җил яз исе, башлары кыркылган мескен тупыллар ягыннан кайры һәм үксезлек исе китерә иде. А.Гыйләҗев. Мескен күпер, авыр йөк күтәргән карт шикелле, әледән-әле ыңгырашып куя. Ф.Мансуров. Кечкенә тимер мич бу мескен алачыкны җылыта алырмы? Казан утлары

7) Бик кечкенә, көчсез, хәлсез. Миллиард сорау – үзе Галактика. Җавап – тузан, мескен бер бөҗәк!.. Х.Туфан. Мескен кошчык бүлмә бетереп бәргәләнә караңгыда, Тыпырчына, чыгу юлын табалмыйча. Р.Фәйзуллин

8) Рухи яктан ярлы, көчсез, әһәмиятсез, нәтиҗәсез. Уйдан авыраеп иелгән баш мескен түгел. Мескен уйлы горур баш мескен. Ш.Галиев. Моңарчы башкарган нәрсәләр чүп кенә, вак-төяк, мескен омтылышлар… Р.Мирхәйдәров

2. и. мәгъ. 1) Бик ярлы, фәкыйрь кеше. Мескеннәр сөт-майның тәмен түгел, төсен дә күрмичә интегәләр... Н.Дәүли

2) Бичара, бәхетсез кеше, кызганыч хәлдәге кеше. Ике атна эчендә саз чәчәгедәй сулды мескен. С.Поварисов. Аннан күрерсез, кем мескен, кем могҗиза иясе икәнен! Акбүрене алса, үлсә дә үкенмәс кебек. Р.Батулла

3) ирк. форм. Кешене жәлләп, аңа теләктәшлек белдереп, хәленә кереп атау, эндәшү сүзе. Мескенем, сине кыйнаганнар, ахры? Т.Гыйззәт. Ул да шул, мескенкәй, сагынадыр кошкаен – Иң матур, иң якын, җан өзгеч дускаен, дускаен. Ә.Ерикәй. Әллә ни генә булды инде мескенемә, гел нигәдер кабаланды, гел нигәдер ашыкты ---. Ф.Шәфигуллин

3. рәв. мәгъ. Кешедән ким булып, үзен жәлләтеп, бичара кыяфәт белән. Болар чит кеше булса кирәк: эшләпәләрен тез башларына гына куеп, мескен генә утыралар. Х.Сарьян. Берзаман син урамда калдың, үги ана кулында мескен булып торырга теләмәдең. Г.Ахунов. Борыныңны да бик күтәрмә, Йөрмә мескен булып та. Әйтерләр кем икәнеңне Кешеләр үзең юкта... Л.Шагыйрьҗан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә