МЕРЧЕНДА’ЙЗИНГ и. ингл. Сәүдәнең нәтиҗәлелеген арттыру, сатып алучыларны җәлеп итү алымнары һ.б.ш.дан торган сәүдә осталыгы; сәүдә бинасын, витриналарны бизәү, товарны рекламалап тору, сатып алучыларга мәгълүмат бирү һ.б.ш. ваклап сәүдә итүдәге чаралар системасы. Нәшриятның махсус сәүдә ноктасы булган тәкъдирдә, аның эшендә якыннан катнашу – мерчендайзинг, ягъни сәүдәне оста оештыруда ---, бәя куйганда кирәкле киңәш бирү, укучыларны кызыксындыру юлларын эзләшү --- редакторның эшен җайлырак, мәгънәлерәк, үзен абруйлырак итә. М.Вәлиев |