МЕРОПРИЯ’ТИЕ и. рус 1) Билгеле эшчәнлек өлкәсендә, билгеле шартларда конкрет максатлардан чыгып оештырылган чара, эш-гамәл. Терлекләрегезне фермаларга кайтару белән, сезнең колхозда семинар формасында зур гына бер мероприятие үткәреп алуны планлаштырдык. М.Хәсәнов. Балалар лагерьларында педикулёз авыруына каршы профилактик мероприятиеләр үткәрелде. Ватаным Татарстан. Эвакуацион мероприятиеләр

2) Гадәттә бәйрәм, тантана уңаеннан уздырылган ял итү, күңел ачу чарасы. Ул бер киноны да болай гына уздырмый, кино алдыннан берәр төрле мероприятие оештыра. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә