МЕРКАНТИЛЬЛЕК и. Кеше характерында һәр нәрсәдән файда алуга омтылу, матди мәнфәгатьләрне беренче урынга кую сыйфаты. --- бәя биргәндә, шунысын да онытырга ярамый: бу принцип сәнгать өлкәсендә меркантильлек тенденциясенең көчәеп китүенә үзенчәлекле реакция дип тә кабул ителә. К.Гыйззәтов. --- алар шәхси-эгоистик мәнфәгатьләрнең өстенлеген, җиңел табыш алуны, конкурентын бастыру, меркантильлеккә һәм аның әхлактан өстен торуына омтылуны алга сөрә. Ә.Хуҗиәхмәтов |