МЕРКАНТИЛЬ с. кит. 1) Сәүдә, коммерция, акча өлкәсенә караган. --- нишлисең: язучы кеше өчен «меркантиль» бу мәсьәлә шулай ук зур әһәмияткә ия. Р.Фәйзуллин. – Ләкин мәсьәләнең меркантиль ягы да бар, – диде Нургалиев. М.Мәһдиев 2) Вакчыл, шәхси файда алуны күздә тоткан, вак матди мәнфәгатьләрне кайгыртып эшләнгән. Дөрестән дә, тәбәнәк буйлы, йомры-юан гәүдәле Фатыйх ага Дон-Кихотны борчыган проблемаларга меркантиль мөнәсәбәттәге кешегә охшаган. М.Гайнетдинов. Нидә хикмәт: ваемсызлыктамы, әллә вак меркантиль исәп-хисаптамы? Аккош күле – илһам аланы |