МЕРИНОС и. исп. 1. Бик йомшак һәм бик нечкә йонлы сарык токымы. Ә әнә теге зур ферма белән янәшә – сарык бәрәннәре өчен ясле биналары. Меринос бәрәннәре өчен махсус. Ә.Фәйзи. Алты-җиде адым алга сөрлегеп барып төштем, күтәрелеп карасам, теге нәсел тәкәсе меринос икән. М.Мәһдиев. Алтай мериносы Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Мөслим районнарында --- районлаштырылган. Татарстанда терлекчелек 2. с. мәгъ. Шундый токымга караган. – Чи тире-илтер – 25 мең, даланыкы, – ди Кузмич, башын күтәрми генә. --- – Меринос сарык тиресе – 30 мең. Х.Камалов. Самолёт ангары кебек иркен ындыр табагына без меринос сарыкларын ташып торабыз. Ә.Хәсәнов. Ә мех юнәлешендәгеләрдән каракүл, романов, меринос сарыклары – иң кыйммәтлеләр. Биология. Хайваннар |