МЕРИДИАН и. лат. геогр. Ике полюс аша үткән яссылык Җир шарының өслеген кискәндә барлыкка килгән уйланма йомык сызык. Мин, аның белән ерак меридианнарда күрешкәч, кырыгынчы-илленче еллар интонациясе белән сүз башлаган идем, ул, елмаеп, йөзенә мине кызганган кыяфәт чыгарды ---. М.Мәһдиев. Бер океаннан алып икенче океанга кадәрге кыйтганың кайсы меридианында яшисең син, вакыт көзгесенә килеп асылыңа кара да кан кычкыруын тыңла ---. М.Галиев. Меридиан белән 50 бугай, Минутларын белмим тәгаен. Широтасы бөтенләй онытылган, Координатлар ялгыш, мөгаен. Аманулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә