МЕ’РГЕЛЬ и. нем. Вак бөртекле кальциттан, доломит һәм кызыл балчыклы минераллар катнашмасыннан торган, цементлар җитештерү өчен файдаланылган утырма тау токымы. Тизрәк, тизрәк бу күңелне тырный торган мергель бетсен иде. Ләкин мергель катлавы тиз генә җиңелергә уйламады, ахры. Р.Ильяс. Мәсәлән, әгәр туфрак катламы асты ташлы булса, яки катлам өстенә якында мергель, көпшәк известьташ ятса, мондый участокта алмагач (һәм кара карлыган да) утыртырга кирәкми, аның каравы монда чия ярыйсы гына үсәчәк. Бакчачы белешмәсе |