МЕҢЬЯФРАК и. бот. Оешмачәчәклеләр семьялыгыннан калкансыман чәчәк төркеме хасил иткән ак чәчәкле, тар озынча киртләч-киртләч вак яфраклы, бик исле күпьеллык үлән үсемлек; ак мәтрүшкә; русчасы: тысячелистник. Әгәр кырларда меңьяфрак дигән үлән яхшы уңса, кыш йомшак булыр. Х.Мәхмүтов. Меңьяфракның яңа сыгылган согын бетчәләрне бетерү өчен биткә сөртәләр. Урман аптекасы. Меңьяфракның чәчәк төркеме катлаулы: вак чәчәкләрдән җыелган калкансыман чәчәк төркеме, вак чәчәкләр үзләре дә аерым бер генә чәчәк түгел, ә кәрзиннәр. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы |