МЕ’ҢЬЕЛЛЫК и. 1. Бер мең елдан торган вакыт аралыгы. Бу хезмәт халыкның тарихы, аның күп меңьеллык иҗаты белән бәйләнгән. Х.Госман. --- төньяк-көнбатыш Европага фин-угор кабиләләре безнең эрага кадәр III меңьеллыкта килеп чыккан, дип уйлый. Ә.Кәримуллин. Өченче меңьеллыкка аяк бастык. Н.Гариф

2. с. мәгъ. Бер мең елдан торган, мең ел тәшкил иткән. Аның [Рәсәйнең] соңгы меңьеллык тарихында сигез йөз елы сугышта үткән... М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә