МЕҢНӘ’РЧӘ сан Меңләгән сандагы, әллә ничә мең. Тау-ташлы, канлы, меңнәрчә аналарның, аталарның, сөйгән ярларның, балаларның котын алып торган --- Әфганстан сугышыннан әйләнеп кайтуның ул елларда да, соңрак та әллә ни абруе, даны юк иде. Ә.Гаффар. Планетада ел саен меңнәрчә үсемлек төре юкка чыга. М.Әхмәтҗанов. Җир йөзендәге иң борынгы халык – төрки бабаларыбыз – меңнәрчә еллар буена күпме сүзләр тудырган, чарлаган, шомарткан, көмешен – көмешкә, мәрҗәнен – мәрҗәнгә, бакырын бакырга аерып куйган. М.Галиев |