МЕҢЛЕК с. 1. 1) Билгеле мең микъдарындагы, билгеле мең берәмлекне эченә алган. Ханнар катып торганда, Яулар посып торганда, Анда тузан ачылып, илле төрле ту белән, Илле меңлек яу белән Җитеп килде Идегәй. Дастан. Вятка ягыннан Владимир Азин командалыгында ярты меңлек отряд килде инде. Д.Галимов 2) Билгеле мең күләмендәге 3) Билгеле мең сум бәясендәге. Җиде меңлек телефон 2. и. мәгъ. Бер мең сумлык банкнота. Меңлекне кибеттә ваклау |