МЕҢЛӘТӘ рәв. 1) Мең тапкыр, мең кабат 2) Күп мәртәбәләр, әллә ничә тапкыр. Без немец җирендә. Безгә хәзер меңләтә уяу булырга һәм дошманга без рәхимлек күрсәтмәскә тиешбез ---. А.Кутуй. Аллаһы Тәгалә сезнең бу саваплы эшегезнең әҗерен меңләтә кайтарыр. Г.Афзал. Тау кадәр михнәт-газапларга исләре китмәгән кешеләрнең тормышка бәйләнеп ятулары гүя меңләтә арткан-көчәйгән кебек. Ә.Еники |