МЕҢЛӘП сан 1. 1) Мең чамасы. Җир йөзендә өч меңләп тел бар. Һәрберсенең үз тамыры. С.Поварисов. Гөлнисә белән кара көнгә дип унҗиде меңләп акча җыйган идек. З.Фәйзи. --- әгәр саклык белән генә салсаң, аңа [сулы бокалга] меңләп булавка сыйдырырга мөмкин ---. Кызыклы физика 2) Бик күп. Ачылмаган меңләп сере белән Озатып калыр мине Сүрия. Р.Сәлах 2. рәв мәгъ. 1) Меңнәргә бүлеп, мең-мең итеп, меңнәр белән. Шуны да әйтеп үтик: югарыда санап кителгән табылдыклар йөзләп, хәтта меңләп исәпләнә. Ф.Хуҗин 2) Бик күпләп. Пётр I урыс халкын меңләп кыра, кеше җәзалаганны карап торып, шуннан тәм таба, аны бөек реформатор дип мактаналар урыслар. Т.Миңнуллин |