МЕҢЕНЧЕ сан 1) Рәт, тәртип буенча мең урынында килүне белдергән тәртип саны. Инде очраклы рәвештә тере карп сатканны күргәнсең икән, меңенче кеше булып чиратка басарга көчең җитәме? М.Әмир. Мең яшә, меңьяшәр Казаным! Меңенче языңа керсәң дә, Иң гүзәл шәһәр син дөньяда! Р.Сәлах

2) күч. Әллә ничәнче. Утыз беренче декабрьдә мин сиңа меңенче тапкыр мат куячакмын. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә