МЕҢӘ’Ү сан 1. Барлыгы бергә мең берәмлек булуны белдергән җыю саны. Берәү бар – меңгә торыр, меңәү бар – бергә тормас. Мәкаль. Куйсалар белән сайласалар арасында аерма бар, энекәш. Куйганда берәү куя; сайлаганда меңәү сайлый. Т.Миңнуллин

2. рәв. мәгъ. 1) Мең кеше берьюлы

2) Бик күп, бихисап. Сөю хисе меңәү икән, Ә мин үзем берәү икән. Акыл моны белә кебек, Ә соң йөрәк белә микән? Р.Фәйзуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә