МЕҢӘРЛӘП сан 1. к. меңләп 1. (2 мәгъ.). Падишаһларга адәм балаларын меңәрләп кыру гына аз. Бәндәләрнең күңелен изеп, рухын таптап кинәнү кирәк. М.Маликова. Мин синнән куәтлерәк батырларны да меңәрләп дөмектердем! Р.Батулла 2. рәв. мәгъ. 1) Мең-мең итеп, меңнәргә бүлеп. «Үз теләкләре белән минем эшемә ярдәм итүчеләрне, – дип яза Бербанк үзенең хатларында, – меңәрләп санарга мөмкин ---». Робинзон эзләреннән 2) Бик күпләп, исәпсез-хисапсыз. Әйе, безгә милләт җанлы кешеләр берән-сәрән генә түгел, йөзәрләп, меңәрләп кирәк. Т.Миңнуллин. Ә үзләре полякларны төрмәләрдә черетәләр, меңәрләп-меңәрләп Себер сөрәләр. М.Хафизов. Рига шәһәре янында зур концлагерь булган, шунда бернинди гаебе юк латышларны, хатын-кызларны меңәрләп кырганнар. Х.Камалов |