МЕҢӘР сан 1) Һәркемгә, һәрнәрсәгә мең, бертигез күләмдәге мең нәрсә туры килүен белдергән бүлү саны. Меңәр ваттлы миллион лампочкаларны берьюлы кабыздылар диярсең. А.Хәсәнов. Дүрт кешегә меңәр сум түләргә кирәк булыр. Ф.Сафин

2) к. меңнәрчә. Меңәр чакрымнарга сузылган иген кырлары, урманнар, дәрьялар, диңгезләр ---. Г.Бәширов. Тирә-юньдә меңәр чакрымга сузылган ком чүле. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә