МЕҢ сан 1. 1) 1000 санын һәм микъдарын белдергән сүз. Хәзергесе көндә банкыда ун мең тәңкә акчабыз бар. Т.Миңнуллин. Ун мең, йөз мең, хәтта миллион кешегә бер генә шагыйрь туа, бер-ике генә... Р.Батулла. Ашамлык итеп кишер инде дүрт мең ел кулланыла. Дөньяда ниләр бар

2) күч. Бик күп, исәпсез, бихисап. Мең кайгыңа мең җырым Әзер сиңа, күз нурым. Ф.Сафин. Бу – көздер бу... Көз халәте Меңгә төрләнгән чаклар. Л.Лерон. Кондызлы күл буенда булган хәлне Мөбахис мәзин малае Бәкерҗан, гайбәтче алама хатын-кызларга охшап, мең өлеш арттырып, күпертеп сөйләп йөргән. С.Поварисов

2. рәв. мәгъ. 1) күч. Әллә ничә тапкыр, бик күп мәртәбә. Матурлар арасында ямьсез булып йөргәнче, ямьсезләр арасында матур булып яшәвең мең артык! Г.Рәхим. Мең янды да йөрәк, мең суынды, Мең кат үлеп, мең кат терелде ---. Г.Мөхәммәтшин

2) мең-мең каб. форм. Бик күп, күп төрле, меңнәрчә. Ләкин дөньяда мең-мең очракка бер тапкырдыр, мөгаен, һичкем ышанмаслык могҗизалар да булгалый икән. Ш.Рәкыйпов. Без диңгезгә карап сокланабыз, Бигрәк матур суның өсләре – Бардыр монда гәүһәр, зөбәрҗәтнең Уйнап торган мең-мең төсләре! Ш.Галиев. Рәхмәт сезне юлга чыгаручыга, рәхмәт кичү күрсәтүчегә, мең-мең рәхмәт ат тотучыңа. М.Хәбибуллин

3. и. мәгъ. меңнәр күпл. 1) Халык, массалар, меңнәрчә кешеләр. Меңнәр барып үлмәсә, җиңеп кайтучылар булмас иде. Ш.Галиев. Кайгыра да алмый ана – Исән дип куана: Меңнәр бүген кул-аяксыз, Берәү сукыр булганга. Р.Юныс

2) Әллә ничә мең тәшкил иткән акча, зур байлык. Меңнәргә ия дип әйтәләр аны

Мең бәла Зур бәла, зур проблема. Киштәләрдә калын китап – «Рух»мы, «Рухнамә» микән? Рухың булып, намәң бетсә, Яшәү мең бәла икән. Г.Мөхәммәтшин. Мең бәла белән Авырлык белән генә, бик зур кыенлыкларны җиңеп. Бикмуш бабай --- тимерне коры имән утыныннан төшкән кызу күмергә салып кыздырды. Мең бәла белән бөкте аны. Г.Гобәй. Мең газап белән к. мең бәла белән. Ярар, мең газаплар белән барып та җитсеннәр, ди. Анда аларны кем көтеп тора? А.Хәсәнов. Мең дә бер газап белән язылган хатны алып укыгач, Рәхимулланың күңел җәрәхәтенә янә учлап тоз сипкән төсле булды. Б.Камалов. Мең газап белән булса да әлеге, бөтенесен дер селкеткән, бик тә куркытып торган тикшерү дә узып китте. М.Вәлиев. Мең дә бер тапкыр (кат) Кабат-кабат, әллә ничә тапкыр, бик күп мәртәбәләр. Җәләл кәнәфигә кырын ята да мең дә беренче катка янәдән сорый башлый. Г.Ибраһимов. Мең дә берне белү Бик күп белү, кирәкне-кирәкмәгәнне белү (гадәттә төрле хәйлә, алдау ысулларын белүче кеше тур.). Бик инде күпне, мең дә берне белә торган нәрсә [бу Маннур]. М.Хәсәнов. Мең яшә! Озын гомер теләү гыйбарәсе. Безгә патшалар сые әзерләгәнсең – мең яшә! М.Юныс. Мең рәхмәт! Чын күңелдән рәхмәт әйтү, чиктән тыш канәгатьлек хисен белдерү сүзләре. Күнмәдең, ярашмадың син Урталык юлларына. Мең дә бер рәхмәт, йөрәгем, Битараф булмавыңа. Х.Туфан. Аш талымлап тору гомумән юк, өстәлгә ни куйсалар, шуңа мең рәхмәт. А.Хәсәнов. Шатлыклы хәбәр алып килгәнең өчен мең рәхмәт, Сабир туган. Г.Тавлин. Мең төрле Бик күп, бихисап, төрледән-төрле. Минем кебек бичара хәлдәге кешеләрне яклый торган мең төрле законны актарып чыгарды. К.Тимбикова. --- Озаталар берәм-берәм, Мең төрле бәла-казадан Йолачак дога белән. Х.Әюп. Бер көн эчендә аның башына мең төрле бәла төште. М.Хәбибуллин. Мең шөкер Үтә канәгать, бик риза булуны белдерү гыйбарәсе. Күз тигәндер, диеп эчтем таң суын, авыз иттем, мең шөкер, зәмзәм суын... Л.Шагыйрьҗан. Мең яшәрле(к) Бик озак еллар яшәгән яки яши алырлык, бик озын гомерле. Борын-борын заманда яшәгәннәр бу тауда йөз башлы аждаһалар, Мең яшәрле юхалар. М.Җәлил. Үзе үлсә дә, «мең яшәрлек имән булып», яшьлегенә «һәйкәл булып» эше калды, эзе калды. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә