МЕНЮ и. фр. 1) Иртәнге, көндезге һ.б. ашау вакытына әзерләнгән ашамлык төрләре һәм ашханәдә, ресторанда, кафеда шуларны күрсәткән исемлек. Руфинә менюны елмая-елмая карап чыкканнан соң, аңа [Альфредка] сузды. Ф.Садриев. --- Сез сораган ризыклар юк, – дигән кыз. – Меню кәгазегездә бар дип язылган лабаса. Ш.Маннапов. Менюны караштырган кунагым: – Мин монда рус ашлары бүлегендә пилмән күрмим, – диде. М.Гали 2) информ. Компьютерда кереп эшләү өчен тәкъдим ителгән программалар һәм функцияләр исемлеге |