МЕНЬШЕВИК и. рус тар. Меньшевизм тарафдары, шул агым әгъзасы. Арбадан халык өстенә «анархист», «монархист», «большевик», «меньшевик», «эсер», «хөррият» дигән яңа сәер сүзләр сибелә башлый. Сөйләүчеләрнең һәркайсының үз сүзе, үз иманы бар ---. Г.Бәширов. Корылтайда катнашучыларның күпчелеген социалистлар, уң эсерлар, меньшевиклар, кадетлар тәшкил итә, ә утыз делегаттан гыйбарәт большевиклар азчылыкта кала. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә