МЕНҮ ф. 1) Биеклеккә күтәрелү, югарыга, өскә табан хәрәкәт итү. Киң офыкка менгәч кояш, Алтын нурлар кунгач тауга, Ишкәкләрен кулга тотып, Балыкчылар чыкты ауга. Р.Әхмәтҗанов. Узган елны ак тауларга менеп, Бер җыр язган идем ак ташка. Ф.Гыйззәтуллина. Биек тауга менә идек, Җитәкләргә мин теләдем сине. Р.Гаташ

2) Үрмәләп, нәрсәгә дә булса тотынып, асылып, биек урынга, берәр нәрсәнең өстенә, түбәсенә күтәрелү. Шәйхи хәлфә, больницага киткән карчыгының озак торуына эче пошып, Ташлытау юлын күзәтергә манарага менгән иде. М.Мәһдиев. Мин утар янындагы койма киртәсенең иң өскесенә мендем дә тирә-якны күзәтергә тотындым. Л.Шәех. Без, малайлар, йөзәр ел яшәгән наратлар буйлап үрмәләргә бик ярата идек. Аларның очларына кадәр менә идек. Дөньяда ниләр бар

3) Урнашу, берәр югарырак урынга басу яки утыру. Бабай, әлеге бер квадрат метрлы сәкегә менеп, аягын бөкләп утырды. М.Мәһдиев. Әйтәсе фикерең бар икән, рәхим ит: трибуна артына менеп бас та сөйлә. М.Хәсәнов. Ә Иван сәүдәгәр чыгарга ашыкмады, үз өендәге хуҗа шикелле таралып, түр башына менеп утырды. Ф.Латыйфи

4) Кая да булса бару өчен, автомобиль, вагон, теплоход һ.б. транспорт чарасында урын алу, кереп утыру. Мин тиз генә ханымның кулларын кысып саубуллаштым да пароходка мендем һәм иптәшем И.Ар. гаиләсенә кушылдым. Г.Баттал-Таймас. Көймәгә беренче Хуҗа сикереп менде, аның артыннан ярдәмчесе үрмәләде, аннан соң Мөхәммәтләр урнашты. З.Хөснияр. --- артымнан ияреп бер үк вагонга менсә, поезд кузгалгач, мин бу адәм хурын тамбурдан тотып тондыруым җөдә ихтимал. Т.Әйди

5) Һавага ашу, очып, җилпенеп югарыга күтәрелү. Без очкычлар уйлап тапкан булдык, Ракеталар менде галәмгә, Тик металлга сеңгән энергия Бик аз ярдәм итте адәмгә. Ә.Рәшит. Мин эзләдем сине күпме таудан, Хәтта кошлар менмәс биекләрдән! Зөлфәт. Һава шары атмосферада гондоланы югары күтәреп менгән кебек, һава куыкчыгы да үзенә асылынган кисәкчекне өскә калкытып чыгара. Кызыклы физика

6) Елга агымына каршы хәрәкәт итү, йөзеп бару. Халык белән шыгрым тулы пароходта Кама буйлап өскә таба тәүлек ярым мендек. А.Хәсәнов. Пароход сиздермичә генә дебаркадердан аерылып китте, бер йөз метр чамасы үргә менде дә, бик зур әйләнгеч ясап, түбәнгә таба борылды. Н.Фәттах. Бу вакытта ерактарак түбәннән менеп килгән зур гына пароход күренде. Р.Гали

7) Тирә-яктагы урыннардан чагыштырмача югарырак урнашкан берәр җиргә бару, килү. Әллә --- күп үтелгән шушы таныш юл белән институтка менеп китәргәме? Э.Касыймов. Пароходтан мин иң соңгы пассажир булып чыктым. Җиргә аяк баскач, өскә – вокзал бинасына мендем. Н.Фәттах. – Ярар, күп телеңә салынма, – диде Гүзәл үртәшеп, – кара моны, мәктәптә тавышы чыкмый, клубка менгәч әтәч булган! А.Гыймадиев

8) Аскы каттан югарыдагысына күтәрелеп, берәр кеше янына керү. Хуҗа кеше балаханәгә менмәде – төнне шул кунагы белән серләшеп уздырды. Т.Әйди. Тамак ялгагыз да, син минем янга – өске катка мен. В.Имамов. «Нинди йомышың булса да мен, фатирым сезнең өстә генә ---», – дип көйләгән Дуся түти белән, чынлап та, бик тиз дуслашып та киттек. Сөембикә

9) Астагы корылмадан, каттан өске катка үтеп керү, таралу (һава, төтен, ис, пар һ.б.ш. тур.). Морҗадан Күк төтеннәр Күкне бораулагандай Бөтерелеп менәләр дә Шым гына таралалар... Ш.Галиев. Һава җитми. Тыны кысыла. Күрәсең, ул кунаклаган өске катка сасы һава гына менә. М.Хафизов

10) Югарыга табан таралу, яңгырау (тавыш, җыр тур.). Җыр тавышы Чаукалык тавына менеп китә, ә Чаукалык тавы бу тавышка күнеккән һәм аны көлемсерәп тыңлый кебек... В.Юныс

11) Ашу, ирешү, килү, җитү. Котылдым дияр идем, шунда ук икенче кайгы менде башка: әйткән нәзеремне ничек гамәлгә ашырырга? М.Әмир. Шигырь техникасы, шигырьдә образлылык чәчәк ата, әмма фикер орбитасы гына чикләнгән дә, күңелләргә менеп ирешергә хис җитенкерәми... Ш.Галиев. --- һәрьяктан мөкәммәл әсәрләр – халык теленә менгән әсәрләребез бармы? Р.Әхмәтҗанов

12) Тән буенча астан өскә табан җәелү, күтәрелү (авырту, исерү һ.б.ш. халәт тур.). Кинәт тыны тамагына менеп, иркенләп сулыш алырга комачаулый башлады. М.Хәсәнов. Башка менми, иңгә оешса кан. Иңдә камчы эзе, йөк эзе... Р.Зәйдулла. Ә йөрәк каядыр бугаз тирәсенә менгән. Тынны кысып каты-каты тибә. И.Иксанова

13) Атлану, атланып утыру. Атка менеп юыртып китеп бару турындагы уй башына да килеп карамады малайның. Р.Мөхәммәдиев. Ул атка менеп урам буйлап чабып узганда, кем генә сокланып карап калмады икән! М.Маликова. Аягына басканнан алып авылның бик күп атларын, атаклы айгырларын сырт менеп йөрергә өйрәткән Җәүдәт монда да югалып калмады. З.Зәйнуллин // Атланып йөрү. Тарханнар һәм илчеләр алардан олау һәм менү атлары алмасыннар. Казан утлары

14) Су горизонты күтәрелү, су биеклеге арту. Кил, диңгез! Тезләремә мен дә сөйлә әле, Хәлләреңне синең белербез. Р.Зәйдулла. Дулкын палубага менеп, корылмага килеп сугылганда, су тамчылары рубка тәрәзәләренә бәрелә. М.Юныс

15) Температура күтәрелү турында. Хәтирә [докторга] әнисенең температурасы язылган кәгазьне сузды. – Уһу, 39,1. Кая, карап карыйк әле, хәзер ничәгә менде икән? Г.Минский

16) Калкып өскә чыгу (сыеклык эчендә батмый торган әйберләр тур.)

17) күч. Властька күтәрелү, эш урынында, гомумән, җәмгыятьтә дәрәҗә яулау, уңышлы карьера ясау. Әгәр син көч кулланырга, корал белән властька менәргә, кан коярга чакырмыйсың икән, синең теләсәң нинди партия политикасын яклап чыгарга хокукың булырга тиеш. В.Юныс. --- минем өчен изгеләр дәрәҗәсенә менгән малайны рәнҗетәсем килмәде. Г.Гыйльманов. Моннан ике ел элек, ул Парижда чакта, Сухроб Ак йортка үрмәләгән, аның дусты Миршаб Югары судта дәрәҗәле кәнәфигә менеп утырган. Р.Мирхәйдәров

18) күч. Осталык югарылыгына күтәрелү, югары сыйфатлы әсәр тудыру дәрәҗәсенә ирешү. Поэзиябезнең киләчәктә Тукай, Җәлил менгән биеклекләргә күтәрелүе бәхәссез! И.Юзеев. Вакландык дип юкка оялабыз, Биеклеккә менгән кеше генә Азатлыкның җилен, тәмен татыр, Һәркайсыбыз, бәлки, Алып Батыр?! М.Галиев

19) күч. Үсү, арту, күтәрелү (эш хакы, бәяләр тур.). Әйбер бәяләре котырынып үсә. Бер көн – бер хак, икенче көн инде аның ике бәясенә менгән. Ш.Камал. Эшкә өйрәнеп, инде үзең чын-чын мастер булып киткәч, [эш хакың] йөзгә дә, артыкка да менәр. Ф.Әмирхан. Ул акчаны кайтарган көнне бер долларның кимәле дүрт меңгә менгән иде. Т.Галиуллин

20) күч. сир. Артып бару, үсү (яшь тур.). Белем ягы да бик сай инде минем, яшем дә алты дистәнең өске ягына менеп бара. Г.Бәширов

21) күч. Җырлау, бию һ.б. өчен сәхнәгә күтәрелү, тамашачылар алдына чыгу. Сәхнә буш кала. Буш калган сәхнәгә дилетантлар, конъюнктурщиклар менә. Р.Низамиев. Балалар йортында яшәгәндә дә, студент елларында да сәхнәгә күп тапкырлар менәргә туры килде. Ә.Моталлапов. Ниһаять, сәхнәгә себер татары теле, җыры, биюе менде! Сөембикә

22) Куелу. Анда [табынга] төрле ризык-нигъмәтләр, тәм-томнар уртасына, кукраеп, бер шешә әрмән коньягы менеп утырды. Г.Тавлин. Басынкы ул: халыкара конгресслар, Парламентлар ачып йөрми, Акча, чеклар битенә менми. Р.Фәйзуллин. Түрдә торган тәбәнәк өстәл бүлмә уртасына чыгарып куелды, суыткычтан иң затлы ризыклар, тәм-томнар алынды, иң ахырдан өстәл түренә күзне камаштырырлык шәраб шешәсе менеп кунаклады. Г.Гыйльманов

Менеп төшү гади с. Сугып җибәрү, кундыру, манчу. --- тыңлап торучылар арасында булган Хуҗа абзый бу эшкә нокта куйган: Курай Назыймның колак төбенә менеп төшкән. Р.Мөхәммәдиев. Арлы-бирле юыртырга әллә син мине лакей дип белдеңме? Ычкын моннан, яңак төбеңә менеп төшкәнче! Ш.Абдуллин. Их, торып басып, туктатып, кабинасыннан өстерәп төшереп, колак төбенә бер менеп төшәсе дә ---. Җ.Юныс

Менә башлау Менәргә тотыну. --- полковник үзенең әсирләренә: «Минем арттан!» – дип җикерде дә, машинадан сикереп төшеп, биек баскычтан менә башлады. И.Хуҗин. Азамат зур һәм тиз адымнар белән йолдызлык тавына менә башлады. Р.Ахунова

Менә тору Башка эш-гамәл барышында менү; һаман менү. – Син, әби, үз җаең белән генә менә тор, – дидем мин, кузгалып. Н.Фәттах. Дошман күп иде, таш басмалар буйлап киң дивар өстенә алар менә торды, менә торды. З.Мурсиев

Менеп бару Сөйләү моментында менү хәлендә булу, өскә, югарыга таба хәрәкәт итеп ераклашу. Үрдән-үргә менеп барганда, Офыкларга торам орынып. Үрсәләнеп карыйм борылып ---. Ш.Галиев. Габделхак улы Гыйлемхан үзенең туган нигезенә тәрәзә йөзлекләре куярга менеп бара, күрәсезме?! Р.Мөхәммәдиев. Ул инде үргә менеп бара. Олы юл өстендә эленеп тора тузан. Роб.Әхмәтҗанов

Менеп җитү Кирәк булган, күздә тотылган урынга кадәр күтәрелү, менү, билгеле чиккә ирешү. Төн. Ай күк гөмбәзенең түбәсенә менеп җиткән. М.Хуҗин. Атлар чапты... Колга башларына Менеп җитте кичә Кыюлык; Хаклык батыр калды. Мактанчыклык Капчык тигәч төште егылып. Х.Әюп. Соңгы борылышка да менеп җиттем: ул-бу күренми дә, ишетелми дә кебек. Р.Мөхәммәдиев

Менеп килү Астан өскә таба хәрәкәт итеп якынлашу, югарыга күтәрелү хәлендә булу. Түбән яктан зур бер пароход менеп килә. Г.Бәширов. Әнә Геннадий Китайгородский үзенең матросын ияртеп рубкага менеп килә. М.Юныс. Дөбер-шатыр кемдер чормага менеп килә иде. Аманулла

Менеп китү Өскә табан, үрге якка, югары катка юнәлү, югарыга таба күтәрелә башлау. Олькеницкий үзенең егетләренә, уяурак торыгыз, дигәндәй бер ым кагып, икенче катка менеп китте. З.Фәтхетдинов. Розаның иң матурын сайлап алдым да алман дәресенә менеп киттем. Л.Шәех. Кайчандыр сазлыклы тайгаларга кереп, беренче тимер юллар салган бабалары кебек, беренче иреклеләр, иңнәренә төзү корабльләрен салып, Айга менеп китәр. Кызыклар дөньясында

Менеп тору Даими, регуляр рәвештә менү, берөзлексез менү; шушы моментта менү. Астан, йөкләр причалыннан, берөзлексез диярлек машиналар менеп тора. Э.Касыймов

Менеп төшү Югарыга, берәр нәрсә башына, өстенә яки өске катка күтәрелеп, яңадан төшү; тизгә генә, гадәттә якын җиргә барып кайту. Үз урынын эзләү сылтавы белән [Әхмәт] залны да йөреп чыкты, югары катка, балконга да менеп төште. Рабига юк иде. Г.Минский. Билал үзе генә торып, юынып, киенеп, иң югары каттагы кафега менеп төште. М.Вәлиев. Капотны ачтырды, кузовка менеп төште, хәтта утыргыч асларына хәтле тикшерде [сержант]. А.Гыймадиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә