МЕНУЭТ и. фр. Хәрәкәтләре күбрәк иелү һәм реверанслардан гыйбарәт булган, салмак кына биелә торган борынгы француз бал биюе. Анда ул салмак менуэт белән катлаулы контрдансны тиз үзләштерде һәм җитез полька-кадрильне дә җиңел биергә өйрәнде. Җ.Тәрҗеманов. --- полонез, менуэт, вальс көйләренә ләззәтләнеп, уеннарда я фал ачуларда катнашып вакыт үткәрәсегез килсә, 26 һәм 27 декабрь яки 4 һәм 6 гыйнвар көннәрендә музейга килегез. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә